Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Советының 39 нчы утырышы.
2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе
1 август көнне Муниципаль район Советының чираттагы, утыз тугызынчы утырышы узды.
Район Советы утырышында 3 мәсьәлә каралды.
1.Чирмешән муниципаль районы контроль- хисап палатасы рәисен вазыйфасыннан азат итү.
2.Чирмешән муниципаль районының контроль- хисап палатасы рәисен билгеләү.
3."Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданы"исемен бирү.
Утырыш карары белән, Әкъдәс Әсхәт улы Шакиров, шәхси гаризасы нигезендә, районның контроль-хисап палатасы рәислегеннән азат ителде. Бу постка Василий Николаевич Зеленеевны расладылар.
Муниципаль район Советының чираттагы утыз тугызынчы утырышында катнашкан депутатлар дүрт кандидат мактаулы исемгә лаек дип карар чыгардылар.
- Әхмәтҗанов Кәрам Нуриман улы;
-Могыйзов Әмир Сәлим улы;
-Токтаров Виталий Иванович;
-Трофимов Николай Никифорович.