Хыял тормышка ашты

2013 елның 2 августы, җомга
Пунктны ачу уңаеннан оештырылган тантана чын мәгънәсендә авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әверелде. Бу көнне авылга бик күп кунак та килде.
 
1965нче елны төзелгән элеккеге ФАП бинасы нык җимерелгән иде. Авылның бер читендәрәк урнашкан пунктка барып җитүе дә өлкән кешеләр өчен авыррак булгандыр.
 
- Элеккеге бинаны, андагы эш шартларын бүгенге белән чагыштырып та булмый,- ди 26 ел фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эшләгән Валентина Митяева. – Без җәй буе утын әзерләдек. Көз-кыш төнге сәгать 3тән торып мичләрне ягып уздырырга, суны колонкалардан ташып, җылытып куярга кирәк иде.
 
Яңа модульле ФАПны авыл уртасына бер ай эчендә диярлек нигезгә бастырганнар. Аның төзелешенә республика бюджетыннан 2 миллион 500 мең сум, ә  территорияне төзекләндерүгә район бюджетыннан 300 мең сум акча бирелгән.
 
- ФАП төзелешенә кайбер район оешмалары да өлеш керттеләр,- диде район үзәк больницасы баш врачы Гайсә  Сәгыйров, фельдшер-акушерлык пунктын ачуга багышлап оештырылган бәйрәмдә. – Аларга, эшнең барышын контрольдә тоткан район җитәкчелегенә, төзүчеләргә зур рәхмәт.
 
Сүз уңаеннан, Мордва Афонькәсе авылында ачылган модульле ФАП районда инде икенче, узган елны  нәкъ шундый ФАП Лашманда төзелгән иде. Тиздән Югары Кәминкә авылында да  фельдшерлар “өй туе” уздырачаклар. Киләсе елда районда тагын ике ФАП: Әккәрәйдә һәм Түбән Чегодайда төзү планлаштырылган.
 
- Безнең авылда, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр гомер кичерә,- ди пенсионер, хезмәт ветераны Роза Данилова. – Медпунктка еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Элеккегесе ерак урнашкан, иске иде инде. Бүген авылыбызда яңа ФАП ачылуына без бик шат.
 
Егерме биш ел хезмәт стажы булган (соңгы җиде елы Мордва Афонькәсендә) фельдшер Валентина Стекольщикова өчен бүген аеруча шатлыклы көн. Хәзер инде ул авыруларны яңа, заманча бинада кабул итеп, медицина ярдәме күрсәтәчәк.
Бүген Мордва Афонькәсендә 53 йортта 189 кеше гомер кичерә. 48 йорт буш.
 

Гөлсирә Шәрифуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International