Тамчыдан күл җыела

2013 елның 5 августы, дүшәмбе
Бу ярдәм аз керемле, уңышсыз, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче – 1нче класска баручы балаларга кирәк-яраклар алырга тотылачак. 

Районда ярдәмгә мохтаҗ 70ләп бала яши. 

 Район үзәгендә, яшьләр мәйданчыгында оештырылган чара- аукцион концерт номерлары белән аралашып барды, дискотека белән тәмамланды. Балалар сәнгать мәктәбе, Чирмешән лицее укучылары, районның кайбер предприятиеләре һәм эшмәкәрләр тәкъдим иткән эшләнмәләр аукционда тиз урнашты. 

Аларның хуҗалары, сатып алучылар да “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә үз өлешләрен кертте. Аукционда район оешмалары җитәкчеләре дә актив катнашты. Фаяс Минһаҗев аукционда алган картинасын үзе укыган Бәркәтә мәктәбенә бүләк итте, ә Илдар Нуруллин бәйрәмгә килүчеләрне үзе сатып алган бавырсак белән сыйлады. 

 Акция әле дәвам итә, теләгән кеше үз өлешен кертә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International