Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Бабайлар да чүлмәк ватты
2013 елның 9 августы, җомга
Ураза гаетеннән соң Чирмешәндә уздырылган мөселман Сабан туенда башка кайбер бабайлар да бәйгеләрдә көчләрен күрсәтә алдылар. Билгеле, имамнардан яшьрәкләре җитезрәк, төзрәк. Чирмешәннән Хәбир хәзрәт Ханов җәядән ук атты, Югары Чегодайдан мәчет мәзине Илдус Мөхәммәтшин чүлмәкне оста ватты. Аркан тартышуда Кара Чишмә мәхәләсенең алыптай ирләре беренче булды.
Стадион мәйданында йөгерү ярышларында иң яшь катнашучы – 5 яшьлек Ильяс Сабитовка да бүләк бирделәр. Дөрес, ул финишка озаграк килде, ә менә малайлар арасында Чирмешәннән мәктәп укучысы Виктор Максимовны, ә яшүсмерләрдән лашманлы, физик культура һәм спорт академиясе студенты Айнур Сәлаховны уза алмадылар.
Кемдер көч кирәк бәйгеләрдә танылса, икенчеләр Коръән укучылар арасында осталыгын, гыйлеме бай булуны раслады. Балалардан, малайлар арасында – Керкәледән Илсур Таһиров һәм Кара Чишмәдән Рәзил Вәлиев, ә кызлардан Илүзә Мөхәммәтшина (Югары Чегодай) – Коръән сүрәләрен, аятьләрне, догаларны иң яхшы укучылар.
Сабантуйда башка бик күп уеннар да оештырылды, көрәш тә булды тәннәр язылды, җаныбыз ял итте. Мәйданнан читтәрәк кием-салым, азык-төлек, дини китаплар саттылар. Көннең аяз, җиләс булуы да бу бәйрәмгә Аллаһы тәгаләнең бер бүләгедер. Районда инде икенче ел рәттән үткәрелгән бу бәйрәмдә чама белән меңнән артык кеше катнашты. Кунак булып килгән әбиләр һәм бабайлар, яшьрәк буын вәкилләре, мөселман кардәшләр, башка диннәр, башка милләтләр халкын да баллап кайнар чәй, коймак, пылау белән сыйладылар.
- Бәйрәм бәйгеләрендә катнашучыларга бүләкләр алу, сыйлы табыннар көйләү өчен, Аллаһының рәхмәте яусын, барча мәчетләр дә булышты, - ди районыбыз мөхтәсибе Минсәгыйр Миншин. Бу чарада катнашучыларны, район җитәкчелеге исеменнән, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов та сәламләде. Дингә тартылу, иманлы, шәфкатьле, тәрбияле булу кирәклеге хакында вәгазь дә сөйләделәр. Билгеле, гел Аллаһыны олылап яшәргә тиешбез. Быелгы ураза вакытында да бик күп мөселман кардәшләребез, Алаһыны зурлап, аңа якынаеп, мәчетләргә йөрделәр, намаз, Коръән укыдылар, вәгазь тыңладылар.
Изге ай дәвамында һәр көнне ифтар ашлары әзерләнде, мохтаҗларга ярдәм күрсәтелде. Гает көнне республикада ял көне иттеләр. - Аллага шөкер, ашарга-эчәргә бар, тормыш рәхәт хәзер,- ди Сабан туена Тукай поселогыннан килгән Сәлихҗан абзый Нурмөхәммәтов. – Әле стадионга бер дә килгәнем юк иде, Ходай язгач, аны да күрдем, элеккеге бик күп танышларымны очраттым. Күңел булды.
Төштән соң башланып, кич белән генә тәмамланган бәйрәмнән бик күпләр канәгать калып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралыштылар.
Кадыйр Гомәров "Безнең Чирмешән"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз