Бүген район административ комиссиясе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева белән берлектә Ивашкино авыл җирлегенә барды.
Әккәрәй һәм Ивашкино авыллары халкы белән профилактик әңгәмә үткәрелде. Рейдлар санитар-экологик икеайлык чорында күзәтчелек чаралары кысаларында уза.