Безнең районның яшь укучылары 3 апрельдән 7 апрельгә кадәр Казанда Джуниор скиллс стандартлары буенча һөнәри осталык конкурсының республика этабында катнаштылар. Халыкара сервис колледжында Чирмешән лицее укучылары Кәлимуллина Гөлинә, Максумова Алинә, Таһаутдинова Әмирә «Икмәк пешерү» һәм «Осетин пироглары» компетенциясендә катнаштылар. Митрюхин Игорь мәгълүмати технологияләр һәм элемтә колледжында 3-D модельләштерү компетенциясендә ярышкан.