8 апрельдә район мәдәният йортында тоталь диктант узды, анда мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре актив катнашты.
2023 елгы диктант текстын Василий Авченко язган, ул аны сәяхәтче, язучы, Ерак Көнчыгышны тикшерүче Владимир Арсеньевка багышлаган.
Бу көнне мәдәният йорты, китапханә, музей һәм балалар сәнгать мәктәбе белгечләре үзләренең грамоталылыгын тикшерделәр.