Чуваш мәдәнияте атналыгы кысаларныда Ульяновка авыл мәдәният йортында мастер-класслар узды.
Мастер-классларның төрлелеге балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч иде.
Мастер-класслар ярдәмендә Ульяновка мәдәният йорты хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашып кына калмый, ә төрле кул эшләре турында күбрәк белергә, үзләре һәм якыннары өчен үз куллары белән нәрсәдер эшләргә теләүчеләрне күбрәк җәлеп итә.