П.Афанасьев музее белән танышу

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Чуваш милли мәдәнияте атналыгы дәвам итә.

П.Афанасьев музее белән танышу. Борынгы чуваш йоласы - "Улах" кич утыруы.

Кунакларны милли җырлар, биюләр белән Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге кешеләре каршы алды.

"Улах" йоласы Чувашиянең халык шагыйре Порфирий Васильевич Афанасьев музеенда узды.

Гасырлар тирәнлегеннән безнең көннәргә кадәр чуаш халкының традицияләре сакланып калган. Безнең җирлектә әле дә борынгы бәйрәмнәр һәм йолалар үткәрелә .

Хатын-кызлар кул эшләре, чигү, бәйләү, кәрзин үтү белән шөгыльләнде. Ә күрше бүлмәдә төсле кәгазьдән чуаш орнаменты символы кояш, көчле күк яктысы, тормыш, яктылык һәм җылылык символы ясау буенча мастер - класс оештырылды.

Ә урамда учакта, казанда шулпа әзерләгәннәр, милли ризыклар белән өстәл - күргәзмә оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International