30 апрельгә кадәр Чирмешән муниципаль районында яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидиясе алу өчен гариза бирү кампаниясе бара.
36 яшькә җитмәгән яшь гаилә, быел апрель аенда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына кереп, фатир сатып алу, үз йортын төзү яки ипотеканы түләү өчен торак бәясенең 30-35 процентын кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясе алырга була.
Консультация, кирәкле документлар әзерләү һәм программага керү өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Черемшан авылы, Совет урамы, 32 йорт, каб. 8.
Телефон: 8 (84396) 2-23-69