Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү буенча заманча уен технологияләре» темасына зона семинар-практикумы

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бүген "Ландыш"  балалар бакчасы  базасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү буенча заманча уен технологияләре» темасына зона семинар-практикум узды. Семинар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чирмешән районы территориаль идарәсе бүлеге белән берлектә үткәрелде.

Семинарда Гыйматдинова Гөлфия Харис кызы - Нурлат шәһәрендә «БДД» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы катнашты.  Семинарда Яңа Чишмә, Лениногорск, Нурлат муниципаль районнары балалар бакчалары педагоглары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International