12 апрельдә район мәдәният йортында ТР Менделеевск районы Тойгузы авыл мәдәният йорты Гайфетдинова Гөлнара Геният кызы җитәкчелегендәге «Дөрешкәй» Халык үзешчән театр коллективы Илгиз Зәйниевнең «Балакай» спектаклен тәкъдим итте.
Спектакльгә Чирмешән муниципаль районы мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, кадет мәктәбе укучылары һәм аграр техникум студентлары чакырылган иде.
Спектакль башланыр алдыннан Чирмешән районы буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Игнатьева Диләрә Илдар кызы укучылар белән наркотикларның һәм начар гадәтләрнең зыяны турында әңгәмә үткәрде.
Драмада безнең заманның иң көнүзәк проблемаларының берсе – наркомания күтәрелә.
Шулай итеп артистлар тамашачыларга наркоманның тормышын, аның газапларын, куркуларын, хисләрен, һәлак булуын тапшыралар. 17 яшьлек егет һәм кыз наркотиклар сатучы оста үреп ясаган челтәргә эләгәләр. Балалар тагын да ныграк буталып киткән вакыйгалар тасвирлана, бәхетле тәмамлануга өметләр кими бара, һәм, ниһаять, бөтенләй юкка чыга. Наркотикларга бәйле булган геройлар хыянәткә һәм җинаятькә баралар, һәм алар үзләрен генә түгел, ә туганнарын һәм якыннарын да һәлак итәләр.
Бу спектакль яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә бу чынбарлык турында уйланырга мәҗбүр итә.