Чирмешән муниципаль районы башлыгы төзелүче күпфатирлы йорт янында киңәшмә үткәрде

2023 елның 14 апреле, җомга

Бүген Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов Чирмешән авылының Дорожная 30А адресы буенча урнашкан 16 фатирлы йортның ишегалды территориясен төзекләндерү  мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Район башлыгы башкарма комитет җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Муса Вилданов, «Альянсстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы вәкилләре һәм «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең район юл участогы начальнигы Наил Котбиев белән берлектә парковка урыннары, балалар уен мәйданчыгы, янәшәдәге территорияне яшелләндерү турында фикер алыштылар.

Рамил Айбатов ремонтланган ике бүлмәле фатирларның берсен карап чыгып, эчке эшләрнең ничек барылуын тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International