«Үсеш ноктасы» үзәкләренең муниципаль семинар-практикумы

2023 елның 14 апреле, җомга

2023 елның 14 апрелендә Күтәмә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Мәгариф үзәкләре: белем бирү эшчәнлеген планлаштыру һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыру" темасына "Үсеш ноктасы" үзәкләренең муниципаль семинар-практикумы узды, анда 2019-2022 елларда районның гомуми белем бирү оешмалары базаларында төзелгән "Үсеш ноктасы" үзәкләренең җитәкчеләре, педагогик хезмәткәрләре һәм укучылары катнашты.
Семинарда катнашучылар әлеге чараның әһәмиятен һәм яктыртылган мәсьәләләрнең аеруча мөһимлеген билгеләп үттеләр, 2023-2024 уку елында хәл ителәчәк бурычларны билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International