Хөрмәтле православие динендәгеләр!
Сезне чын күңелдән Бөек постның тәмамлануы һәм Якты Пасха бәйрәме белән котлыйм!
Иман итүче христианнар тормышында Пасха-елның төп вакыйгасы. Бу бәйрәм безгә өмет бирә, иманыбызны ныгыта, дөньябызны чистарта, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә рухландыра.
Барыгызга да тынычлык һәм татулык телим. Пасха бәйрәменең шатлыгы сезгә яңа казанышлар өчен көч бирсен! Озак еллар нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек сезнең юлдашларыгыз булсын!