15 апрельдән 16 апрельгә каршы төндә Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов дини оешмалар белән хезмәттәшлек өчен җаваплы Расих Газизов һәм Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гумерова белән берлектә Петр һәм Павел гыйбадәтханәсендәге православие динендәгеләрне котлады, аннары Михаил Архангел һәм Раштуа гыйбадәтханәләрендә булдылар.
Чирмешән авылы гыйбадәтханәләренә бәйрәм хезмәтенә килгән православлар район башлыгына җылы сүзләре һәм котлаулары өчен рәхмәт белдерделәр.