Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов ветераннар советы рәисе Миләүшә Батыршина белән очрашты

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Очрашуда район башлыгы Рамил Айбатов һәм район ветераннар советы рәисе Миләүшә Батыршина ветераннар оешмаларындагы хәлләр һәм район тормышында ветераннарның роле турында фикер алыштылар.

Әңгәмә барышында якын арада планлаштырылган чараларны оештыру мәсьәләләре күтәрелде:

- Без гаилә көненә багышланган чара, ветераннар арасында Спартакиада уздырырга ниятлибез. Җиңү көненә әзерләнүгә аерым игътибар бирелә, - дип планнары белән уртаклашты Миләүшә Тауфиковна.

Район башлыгы ветераннар Советы Рәисе белән берлектә планлаштырылган чараларга финанс ярдәме турында фикер алыштылар.

Рамил Тәлгать улы билгеләп үткәнчә, Җиңү көне - ул үзенчәлекле бәйрәм, аңа җентекләп әзерләнергә, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре игътибарын җәлеп итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International