«Сәләткә нур булган йолдызлар»  XII ачык әдәби конкурсы

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Казанда 2023 елның 16 апрелендә «Сәләт» йортында Флюс Латифи исемендәге «Сәләт нур булган йолдызлар» XII ачык әдәби конкурсының финалы узды. ​ Конкурсның төп идеясе-яшь талантлы авторларның татар әдәбияты өлкәсендә иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү һәм сәләтле балаларны, яшьләрне әдәбият өлкәсендә ачыклау, аларга үсештә практик ярдәм күрсәтү.

Конкурс биш номинация буенча уздырыла: шигърият; проза; балалар әдәбияты; драматургия; публицистика.

Чирмешән лицееның 8 сыйныф укучысы Газимҗанов Нурфат «Шигърият» номинациясендә - беренче, «Публицистика» номинациясендә икенче урынны алды.

Кармыш мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Якупова Алия "Проза" номинациясендә 3 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International