Бүген район башлыгы Рамил Айбатов «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина, ИРГРТ фондының шәһәр мохитен үстерү программалары кураторы Элина Галиева, М2М3 архитектура бюросы директоры Эдуард Губеев һәм «Архитектура десанты» бюросы җитәкчесе Дарья Климова белән очрашты.
Рамил Тәлгать улы һәм «Архитектура десанты» бюросы вәкилләре җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, күп фатирлы йортлар фасадларының, Чирмешән авылының үзәк өлешендә урнашкан социаль һәм коммерция объектларының архитектурасы турында фикер алыштылар.