Туган як тарихы музее хезмәткәрләре, «Пушкин картасы» программасы буенча, Яңа Элмәле мәктәбе укучылары белән очрашу оештыралар.
Мәктәп укучылары станцияләрне узып, биремнәрне үтәп, үз гамәлләрен һәм эмоцияләрен фотога төшергән фотоквест үткәрделәр. Ахырда кешенең төрле тормыш ситуацияләрендә кичергән хисләре турында сөйләштеләр.