Чирмешән районы педагогларына ноутбуклар тапшыру тантанасы

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Рамил Айбатов, мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова һәм банк вәкиле Диләрә  Максумова катнашында Чирмешән районы педагогларына ноутбуклар тапшыру тантанасы булды.

Республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча моңарчы күрелмәгән программа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән. Узган ел Чирмешән районының 159 педагогы яңа ноутбуклар алды, бүген 170 ноутбук тапшырылды.

Район башлыгы район педагогларын яңа ноутбуклар алулары белән котлады һәм берничә ел рәттән республика җитәкчелеге белән берлектә мәгарифне үстерү һәм мәгариф оешмаларын матди-техник базасын тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар биргән  өчен Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International