Чирмешән районы мөселманнары!
Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән котлыйм! Бу бәйрәм тирән мәгънәгә ия, ул кешеләрне исламның рухи һәм әхлакый чыганакларына юнәлтә, шәфкатьлелек, ата-бабаларга, үз халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләрен уята. Ураза бәйрәме игелекле эшләр башкару, көчсезләр һәм мохтаҗлар турында кайгырту ае, кешеләрнең үз-үзләрен камилләштерү омтылышын гәүдәләндерә.
Барыгызга да иминлек телим, күптән көтелгән Ураза бәйрәмен якын туганнарыгыз арасында каршылагыз. Барлык мөселманнар өчен истәлекле бу көн якты һәм шатлыклы булсын, җанга гармония һәм тынычлык, гаиләләргә тынычлык һәм иминлек китерсен!
Хөрмәт белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов.