Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның җирле үзидарә көне белән котлавы

2023 елның 21 апреле, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Җирле үзидарә көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Җирле үзидарә органнары, муниципаль хакимият турыдан-туры үз территорияләре халкы белән бәйле, кешеләрне борчыган проблемаларны хәл итү, районны үстерү программаларын тормышка ашыру өстендә көн саен эшлиләр.

Муниципалитетта эшләү абруйлы һәм бик җаваплы, чөнки нәкъ менә җирле дәрәҗәдә хакимияткә мөнәсәбәт, аңа ышаныч формалаша.

Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек,  чиксез бәхет, һөнәри эшчәнлектә зур уңышлар, күңел тынычлыгы һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим.

Хөрмәт белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International