Чирмешән авылында "Орион" яшьләр үзәгендә 2023 елның 19 апрелендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Төбәк буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итте.
Гражданнарны кабул итү республика прокуроры урынбасары Александр Чеховский һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев белән берлектә уздырылды.
Барлыгы 7 мөрәҗәгать килгән. Алар социаль һәм хокукый характерда булган.