Татарстан Республикасы Чирмешән районының Лашман урта мәктәбе бассейнында, Чирмешән муниципаль районының беренче башлыгы Минсәгыйть Закир улы Шакиров призына йөзү буенча гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Кама аръягы кубогы» республика ярышлары узды.
Чара сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация формалаштыру, балаларга физик тәрбия бирү, спорт йөзүен популярлаштыру, үстерү һәм иң көчле йөзүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелде.
Чирмешән районы Лашманка авылына Чирмешән, Мөслим, Аксубай, Яңа Чишмә районнарыннан 112 спортчы килде.
Ярышларны Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, Лашман авыл җирлеге башлыгы Равхат Фәттахов, мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Марковалар ачты.
Лашман урта мәктәбе укытучылары үзләренең матур чыгышлары белән сөендерде.
Ярышларның баш судьясы Билялов Фаиз Тауфик улы барысын да программа белән таныштырды һәм барысына да уңышлар теләде.
Каты көрәш һәм лаеклы көндәшлек нәтиҗәсендә гомумкоманда зачетында Җәлил поселогы командасы җиңү яулады. Икенче урында - Мөслим районы командасы, өченче урында Чирмешән районы командасы.
Рафаэль Минсәгыйт улы җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр комплектлары, шулай ук әтисенең 50 китабын бүләк итте.