Мәктәп директорлары өчен семинар

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Чирмешән муниципаль районы Чирмешән лицее базасында 2023 елның 25 апрелендә мәктәп директорлары өчен «Башлангыч мәктәптә метапредмет нәтиҗәләренә ирешү өчен дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә заманча технологияләр, ысуллар һәм алымнар куллану» темасына муниципаль семинар үткәрелде. Лицей фойесында шахмат тематикасы буенча укучылар күргәзмәсе оештырыла. Кунакларны лицей укучылары һәм педагоглары шахмат фигуралары костюмнары киеп  каршы алды.
Семинарның темасы очраклы сайланмаган, чөнки башлангыч мәктәп алга таба белем бирүнең нигезе булып тора, һәм бу чорны узуның уңышлылыгына күп очракта гомуми белем бирү мәктәбенең алдагы баскычларында укуның нәтиҗәлелеге бәйле.
Семинарда катнашучыларны лицей директоры Марат Могыйзов, уку эшләре буенча директор урынбасары М. В. Ермолаева, ТР Чирмешән МР Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлангыч белем бирү методисты Г. Р. Нурисламова сәламләде.
Семинар кысаларында лицейның башлангыч сыйныф укытучылары директорларга заманча технологияләр, алымнар кулланып, яңартылган ФГОС таләпләренә җавап бирүче шахмат элементлары белән ачык интеграцияләнгән дәресләр, шулай ук шахматны өйрәнү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Педагоглар югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм күпкырлы шахмат дәресләре һәм дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр.
Башлангыч сыйныф укытучылары ШМО җитәкчесе Н.С. Зиннурова «Мәктәпләрдә шахмат» проекты кысаларында 1-4 сыйныф укучыларының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Семинарга йомгак ясаганда, катнашучылар аның югары дәрәҗәдә оештырылуын, зур практик әһәмиятен, шулай ук шахмат укытуда һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәрүдә иҗади карашын билгеләп үттеләр.Семинар район мәктәпләре директорларының уңай бәяләмәләрен алды һәм күпләр өчен инновацион эшчәнлеккә һәм иҗади проектларга этәргеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International