2023 елның 27 апрелендә Чирмешән лицее базасында «Туган (татар) тел, әдәбият дәресләре, дәрестән тыш эшчәнлектә функциональ һәм уку грамоталылыгын үстерү алымнары» темасына туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара укыту семинары узды.
Әлеге чарада безнең район укытучылары гына түгел, Самара өлкәсенең Камышлы районы педагоглары да катнашты.
Семинар барышында лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары 7а сыйныфта (татар сыйныфы) Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре буенча (укытучысы М. В. Котбиева); 5а сыйныфта (татар сыйныфы) Г. Сабитовның «Ярсулы яз» әсәре буенча (укытучысы Р. И. Шәрифуллина), 3б сыйныфта (рус төркеме) «Бакча эшләре» темасына (укытучы Галләмова Г. Б.) ачык дәрес, А.С. Хаматвалеева «Туган тел дәресләрендә тексты өстенде эш алымнары куллану аша рус төркемнәре укучыларының функциональле грамоталылыгын үстерү» темасына мастер - класс күрсәттеләр.
"Түгәрәк өстәл" артында балаларны татар теленә өйрәтүдә, татар халкының мәдәни мирасын саклауда яңа алымнарны тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.
"Халык традицияләре" театр түгәрәгендә катнашучылар М.Әмирнең "Миңлекамал"әсәреннән сәхнәләштереп түрсәттеләр.
Семинар тәмамлангач, кунаклар оештыручыларга мондый кызыклы һәм эчтәлекле чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, семинарга югары бәя бирделәр, аның нәтиҗәлелеген, актуальлеген һәм гамәли юнәлешлелеген билгеләп үттеләр.