Чирмешәннең "Ромашка" балалар бакчасында Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Мәктәпкәчә яшьтә экологик тәрбия бирүне оештыруда заманча алымнар» темасына зона семинар-практикум узды.
Семинарда экологик тематикага эшнең төрле формалары тәкъдим ителде: балалар белән белем бирү эшчәнлеген ачык карау, театральләштерелгән тамашалар, дидактик уеннар, авторлык методик эшләнмәләре презентацияләре, мастер-класслар, экологик флешмоб, экологик проектларны яклау, эш тәҗрибәсеннән чыгышлар. Семинарда Әлмәт һәм Нурлат муниципаль районнары педагоглары катнашты.