"Җиңү диктанты" Халыкара тарихи акциясе

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

 Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант узды. Әлеге акция «Тарихи хәтер» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан башлап эшли башлады.

Акциянең асылы яшьләрнең тарихи грамоталылыгын һәм патриотик тәрбиясен арттыру максатыннан Бөек Ватан сугышы тарихын белүне тикшерү. Ул мәктәп укучыларында, яшьләрдә илебезнең героик үткәне вакыйгаларына кызыксыну уятырга тиеш. Ата-бабаларыбызның онытылган батырлыклары турында мәгълүматны өстәмә рәвештә өйрәнергә.

«Җиңү диктанты» акциясендә Чирмешән муниципаль районының 10 мәйданчыгында узды, анда 296 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International