Район башлыгы Рамил Айбатов Бөек Ватан сугышында катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов Бөек Ватан сугышы ветераны Җиһаншин Габделхак Җиһанша улын һәм тыл хезмәтчәне Козлова Елена Семеновнаны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

Котлауларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Сергей Иванов, ветераннар советы рәисе Миләүшә Батыршина, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингулов кушылды.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга кирәкле ярдәм турында фикер алыштылар һәм Татарстан Республикасы Рәисеннән Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан бүләкләр тапшырдылар.

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре!
Без Сезгә Бөек Җиңү өчен чиксез рәхмәтле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International