Җиңү көне алдыннан, 2023 елның 3 маенда, Чирмешән балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әхлакый-патриотик хисләрен ныгытуга юнәлдерелгән бәйрәм чарасы узды.
Балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, Җиңү бәйрәме, тынычлык турында җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Чарада кунаклар: генерал Молоствов Анатолий Петрович һәм Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Иванов Сергей Васильевич, Чирмешән муниципаль районының барлык балалар бакчалары мөдирләре катнашты.