Фракция җитәкчесе урынбасары Равгать Фәттахов Түбән Кама шәһәрендә "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе депутатлар берләшмәләренең Республика координация советының гомуми җыелышында катнашты, анда көн тәртибендә "Социаль ятимлекне профилактикалау, балаларның гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнү хокукларын яклау: депутатлар корпусы һәм башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге" мәсьәләсе каралды.
Киңәшмә башланганчы Җиңү Монументына чәчәкләр салдылар.
"Бүгенге очрашу – Социаль ятимлекне киметү буенча тырышлыкларыбызны координацияләү мөмкинлеге, киләчәктә бу катлаулы һәм әһәмиятле проблеманы хәл итүдә безнең һәрберебез өчен ориентир булачак", - диде Айдар Метшин үзенең чыгышында.
##Бердәм Россия #Татарстан