Акция кысаларында Татарстанда хәйрия һәм күңел ачу программалары уза. Программа экологик, социаль, патриотик тәрбия, мәдәният өлкәсендә волонтерлык һәм башка юнәлешләр буенча оештырылган.
Безнең җәмгыять активистлары районның торак пунктларында инвалид 12 кеше янында булдылар, аларны Җиңү көне белән котладылар, открыткалар һәм бүләкләр, ә юбилярларга чәчәкләр тапшырдылар. Ялгыз яшәүчеләргә вакытлы басмаларга яздырдылар. 10нан артык кеше телефон аша котлаулар алды.
Үз чиратында, «Орион» яшьләр үзәге волонтерлары инвалидлар җәмгыятенә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен әйберләр алып килделәр, инвалидлар җәмгыяте бинасы янындагы скверны төзекләндерүдә ярдәм иттеләр.
Республика һәм Бөтенроссия этаплары кысаларында мондый чараларда катнашып, һәр кеше волонтерлык хәрәкәтенә кушылу өчен чираттагы мөмкинлек ала, яңа танышулар булдыра һәм дөньяны игелекле итә торган иҗтимагый берләшмәләр һәм учреждениеләр эшчәнлеге турында белә.
Ирина Митяева, Чирмешән авылы.