Сугышчы-интернационалистларның йортларына истәлек такталары

2023 елның 6 мае, шимбә

"Әфган сугышчылары берлеге Татарстан республика оешмасының Чирмешән район бүлеге" җирле иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Җиңү көне алдыннан Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары яшәгән йортларга такталар кую буенча социаль акция үткәрелде.

Мондый такталар үз вакытында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның йортларына да куелган булган.

Әфган ветераннары рәисе Наил Котбиев сүзләренчә, активистлар Чирмешән районында яшәүче һәр сугышчы-интернационалистның исемен истәлек такталарында мәңгеләштерергә ниятли. Анда: "Бу йортта 1979-1989 елларда Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы яши".

Истәлек такталары-хәрби бурычны үтәү, солдатларның ныклыгы һәм батырлыгы, иман көче һәм патриотизм символы. Хәзерге буын үз Ватанының геройларын белергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International