Кадерле Татарстанлылар!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары!
1945 елның 9 мае бездән ераграк булган саен, без аның тарихыбызда әһәмиятен яхшырак аңлый башлыйбыз, дип уйлыйм. Бүген, нәкъ менә шушы язгы көннәрдә, егетләребез, кызларыбыз Украина территориясендә Ватан мәнфәгатьләре өчен көрәшкәндә, без Россия өчен Җиңү рухының, үз тарихыбызны аңлауның никадәр мөһим булуын, ни өчен сугышканыбызны һәм ни өчен солдатларыбыз һәм офицерларыбызның гомерләрен биргәнен тагын бер тапкыр аңлыйбыз.
Чыннан да, Туган ил - ул теләсә кайсы россияле өчен изге төшенчә. 9 май дәресләре - бу безнең Ватанга мәхәббәт дәресләре, Җиңү тарихыбыз дәресләре, рухи ныклык дәресләре, нәкъ менә шунда аларның тамырлары. Җиңү көненең әһәмияте дә шуннан килә. Мин барыбызны да Бөек Җиңүебезнең чираттагы датасы белән чын күңелдән котлыйм, һәм кулларына корал тотып Ватаныбызны яклаган һәм эстафетаны Бөек Россия гражданнарының бүгенге буынына тапшырган ветераннарыбызга баш иям.
Бәйрәм белән сезне!