Чирмешән лицееның яшь армиячеләре Чирмешән муниципаль районының бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветеранын хөрмәтләделәр

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Бүген Югары Чегодай авылында Җиңү көненә багышланган митинг узды. Бәйрәмдә катнашучылар Чирмешән муниципаль районының бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Җиһаншин Габделхак Җиһанша улын хөрмәтләделәр.
Чирмешән лицееның яшь армиячеләре ветеранны тантаналы рәвештә каршы алдылар. Аның өчен Чирмешән лицее  укытучыларыннан һәм укучыларыннан котлаулары яңгырады. Ветеран өчен патриотик җырлар һәм шигырьләр башкарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International