Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Җиһаншин Габделхак Җиһанша улын котлады.
Илнур Минсәгыйт улы рәхмәт сүзләрен җиткерде, Габделхак Җиһанша улына ныклы сәламәтлек теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны котларга Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, Иске Утәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингулов һәм район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева килде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм җырчы Айнур Галләмов ветеранны җырлары белән сәламләде.