Районның мемориаль үзәгендә «Бөек Җиңүне йөрәкләрдә саклыйбыз» балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче балаларның рәсемнәреннән тематик күргәзмәсе оештырылды. Балалар укытучылары белән бергә сугыш рәсемнәрен, Мәңгелек утны, салютны сурәтләделәр. Миллионлаган ватандашлар җиңү өчен үз гомерләрен биргәннәр, һәм үзләренең киләчәге һәм бүгенгесе өчен бурычлы булганнарны онытырга ярамый. Һәрбер рәсемдә сюжет кына түгел, аерым гаилә тарихы, шәхси кичерешләр һәм бу бәйрәмгә мөнәсәбәт урын алган. Һәр эш мәхәббәт белән башкарылган.