Бүген, 2023 елның 18 маенда, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов район учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык планерка үткәрде.
1. Гражданнарны 2023 елның апреленнән июленгә кадәр хәрби хезмәткә чакыру һәм контракт буенча хезмәт итү үзенчәлекләре турында.
Иванов Сергей Васильевич - Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар.
2. Районда бер атна эчендәге оператив хәл.
Мингалимов Рәсил Рәмил улы - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме башлыгы.
3. 2023 елның 11-17 маенда районның административ комиссиясе эше турында.
Рахматуллина Рәмилә Мәүлит кызы - баш белгеч, административ комиссиянең җаваплы секретаре.
4. Шәхси сектордан сөт җыю һәм тапшыру турында. Районда язгы кыр эшләренең барышы турында.
Гатин Мирзаһит Закир улы - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
5. Район урманнарында янгын куркынычы сезоны узу турында.
Мотыйгуллин Алмаз Ривгат улы - «Чирмешән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе-урманчысы.
6. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Чирмешән муниципаль районында алкоголь базарының торышы турында мәгълүмат.
Шипилов Вадим Николаевич - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең һәм кулланучылар хокукларын яклауның Түбән Кама территориаль органы башлыгы.
7. Район мәгариф учреждениеләре эше турында.
Маркова Ольга Владимировна - район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы.
8. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Семен Архипович Лионов исемендәге 2 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе эше турында.
Миргалимов Илдар Гайс улы - Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Семен Архипович Лионов исемендәге 2 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры.
9. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге учреждениеләре эше турында.
Галиева Ольга Николаевна - район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы.
10. Торак-коммуналь түләүләр буенча бурычлар турында.
Беззубова Татьяна Николаевна - «Татэнергосбыт» АҖ филиалының Чирмешән клиентларга хезмәт күрсәтү офисы начальнигы.
11. Агымдагы елда башкарылган эш һәм гражданнар җыеннарында алынган наказларны үтәү барышы турында.
Гомәрова Надежда Габдрашит кызы - Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе чыгыш ясады.