«Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Чирмешән бүлекчәсенең беренче киңәшмәсе

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәт " Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Чирмешән җирле бүлекчәсе киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, балалар коллективлары белән бәйле оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Утырышта «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Чирмешән бүлекчәсенең башлангыч составы билгеләнде.

Район башлыгы ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Җамалтдинова Гөлшат Мәүлет кызы очрашуда катнашучыларны иҗтимагый хәрәкәтнең максатлары, бурычлары һәм структурасы белән таныштырды,  балаларның җәйге ялы турында сөйләде.

Җыелышта катнашучылар җәйге чорга бурычларны һәм планнарны билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International