"Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр республика конкурсында призер булдылар

2023 елның 19 мае, җомга

Чирмешән "Әкият" балалар бакчасы  мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары һәм педагоглары өчен IV Республика конкурсында катнашты.

Педагоглар Сөләйманова Алсу Рауфан кызы һәм Могизова Гүзәл Рафгат кызы җитәкчелегендә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре Айсылу Сабирова һәм Айнур Сәлахов белән  татар телендә патриотик җыр өйрәнделәр, видеоролик әзерләделәр һәм конкурс призерлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International