Евгений Зорин хөрмәтенә мемориаль такта ачуылды

2023 елның 19 мае, җомга

Чирмешән муниципаль районының Күтәмә авылында 2023 елның 18 маенда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәр Зорин Евгений Александрович хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның 2022 елның 15 октябрендәге 735сс номерлы Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Евгений Зорин Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Митингта Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов катнашты. Ул Евгений зоринның әти-әнисенә Россия армиясе сафларына үз теләге белән кергән һәм үз тормышы бәрабәренә Ватан тынычлыгын һәм азатлыгын яклаган геройны тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде.

"Мондый чаралар барыбыз да тынычлыкның ни бәрабәренә яулануын белсен өчен үткәрелә", - дип мөрәҗәгать итте Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Сергей Иванов.

Геройга мемориаль такта ачуга багышланган чарада ТР Үзәк хәрби округы хәрби инспекторы Анатолий Молоствов, Күтәмә авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Александр Семайкин катнашты һәм хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Митинг бер минут тынлык һәм мемориаль тактага чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International