Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында, 19 майда, Мөслим авылының "Яшьлек" спорт сараенда хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 12 районыннан: Мөслим, Теләче, Баулы, Алексеевск, Менделеевск, Кайбыч, Кама Тамагы, Әлки, Спас, Чирмешән, Чүпрәле, Яңа Чишмә командалары катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча район командалары арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде::
I. Мөслим
II. Чирмешән
III. Менделеевск шәһәре
IV. Кама Тамагы
Кызларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!