Чирмешәндә укучылар арасында җиңел атлетика буенча ярышларның муниципаль этабы узды

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Чирмешән» стадионында, 19 майда, районның 19 мәктәбеннән 172 яшь спортчы җиңел атлетика буенча иң көчлеләр титулы өчен көрәшү һәм 2022/2023 уку елында укучылар Спартакиадасына йомгак ясау өчен  җыелды.


Мәктәп Спартакиадасы ел саен сентябрьдән майга кадәр үткәрелә. Анда районның барлык мәктәпләре дә катнаша. Бу уку елында Спартакиада спортның ун төре буенча узды. Бу-Көзге кросс, физик культура буенча олимпиада, чаңгы, волейбол, баскетбол, шахмат, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика.


Ярышлар "Чирмешән" универсаль спорт залында, «Чирмешән» физкультура-сәламәтләндерү комплексында, «Чирмешән» стадионында, мәктәп стадионнары һәм мәктәп спорт заллары территориясендә узды. Җиңел атлетика буенча ярышлар Спартакиаданың соңгы этабы була. Җиңел атлетлар 100 метрга, 1500 метрга йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә, спорт снаряды ыргытуда, команда эстафетасында иң көчле, тиз, чыдамлы исеме өчен көрәштеләр. Тамашачыларны, тренерларны талантлы спортчылар сөендерде, алар берьюлы берничә төр ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Һәм иң көчле командалар - җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.


Урта мәктәпләр арасында җиңел атлетика буенча ярышлар нәтиҗәләре: 1 урынны берьюлы 2 команда ала, чөнки ике команда да бер үк санда очко белән финалга чыкты. Бу-Ульяновка урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм  1 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе. 3 нче урында – Чирмешән лицее. Төп мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленә: иң көчлесе булып  Карамыш командасы танылды һәм 1 урынны ала. 2 урынны  Карв Чишмә командасы яулады, 3 урынны  Туймәт командасы алды.

Барлык яшь спортчыларга рәхмәт!

Шулай ук аларның тренерларына һәм физкультура укытучыларына балалар һәм яшүсмерләр белән системалы нәтиҗәле эш алып барганнары, командалар әзерләгәннәре, бу эшкә килгән җаваплылыклары, балаларны спорт дөньясына актив җәлеп иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез һәм барыбызга да күтәренке кәеф һәм спортта алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International