Бүген «Сабан-туй» стадионында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән «Сабан туй-2023» милли бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә оештырды.
Бүгенге көндә Чирмешән Сабантуе уздырыла торган урында санитар чистарту һәм төзекләндерү эшләре алып барыла. Анда һәркемне татар, рус,чуаш һәм мордва милләтләре вәкилләре каршы алачак. Алар үз халкының мәдәнияте белән таныштырырлар һәм милли ризыклар белән сыйларлар.