Бүген кояшлы май көнендә Чирмешән районы мәктәпләрендә тантаналы линейкаларда 11 сыйныфны тәмамлаган 72 һәм 9 сыйныфны тәмамлаган 234 укучы өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады.
Район башлыгы Рамил Айбатов укучыларны котлады, аларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, югары һәм урта белем бирү учреждениеләренә керүләрен теләде.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга уңышлар, сәламәтлек һәм үз-үзләренә чиксез ышаныч телибез! Сез алган белемнәр киләчәк олы тормышның ныклы нигезе булсын.