Бүген Чирмешән үзәк район хастаханәсендә компьютер томографиясе кабинетын ачу тантанасы булды.
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов кабинетның рәсми ачылышында булды. Ул медицина хезмәткәрләрен әлеге мөһим вакыйга белән котлады һәм район хастаханәсен компьютер томографы белән җиһазландыруда күрсәткән ярдәме өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга рәхмәт белдерде.
Тантаналы ачылышка "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе" ДАССОның баш табибы килде. Ул Татарстан Республикасы хастаханәләре җиһазларын яңарту программаларын гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Чирмешән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Лилия Мортазина район башлыгына компьютер томографын урнаштыру өчен кабинет әзерләүдә күрсәткән матди ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Хәзер чирмешәнлеләр районда югары технологияле җиһазларда шәһәргә чыкмыйча тикшерүләр уза ала. Кабинет инде эшли башлаган һәм авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә.