Чирмешән районының сәләтле балаларын бүләкләү тантанасы

2023 елның 26 мае, җомга

Район мәдәният йортында мәктәп укучыларын - предмет олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын, «Без бергэ» фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Район җитәкчелеген сәләтле һәм талантлы укучыларны котладылар һәм грамоталар тапшырдылар. Шулай ук яшь эрудитларны әзерләгән педагоглар да билгеләп үтелде. Район мәдәният йорты, яшь башкаручылар һәм конферансье, балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективларының чыгышы чараның бизәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International