Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия эшкуарлыгы көне белән котлыйм!
Сез район икътисадының күп тармакларында уңышлы эшлисез, эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итәсез, хәйрия эшләрендә катнашасыз, Чирмешән муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертәсез.
Алга таба уртак эш безнең район икътисадын үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам!
Нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, яңа проектларны, идеяләрне, ышанычлы эшлекле партнерларны уңышлы тормышка ашыру һәм бизнесның чәчәк атуын телим.