Казанда санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясалды, анда Чирмешән районы беренче тапкыр Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында призлы өченче урынны алды.
Тантаналы бүләкләүдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовка диплом, символик статуэтка һәм махсус техника алуга сертификат тапшырды.
Бу Чирмешән районында яшәүчеләрнең җиңүе, алар экологик акцияләргә һәм өмәләргә актив кушылдылар.